Казанда ГИМС инспекторлары гадәттәге Чумылдыру урыннарында боз калынлыгын тикшергән

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ ГИМС Үзәге Казан бүлекләренең хезмәткәрләре гадәттәге Чумылдыру урыннарында боз калынлыгын тикшереп бетергән. Аларның берсендә – Казансу елгасында Кул белән эшләнмәгән Гаисә Сүрәте Чиркәүе янында ММЧ вәкилләре алдында тишекләр бораулаганнар. Шул урында боз калынлыгы 43 см тәшкил иткән. ГТХМ вәкилләре тәкъдим итә: сәламәтлеге какшаган, күптән түгел операция кичергән, кинәт кан басымы сикерүгә бирелүчән кешеләргә, балалы хатын-кызларга һәм батырлык өчен эчкән кешеләргә суга керүдән баш тартырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International