Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, транспорт чарада – 1 тапкыр.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазын кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү арксында – 2 янгын, электр җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

17.01.2017 ел  06.57 Казан шәһәре, Яңа-Савин районы, Маршал Чуйков урамы, 27 нче йорт.

Тугыз катлы кирпеч торак йортта җиденче каттагы бүлмәдә ут чыкты. 13 кв.м. мәйданында җиһаз һәм суыткыч янды. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча дүрт кешене коткарды, шулар арасында 1933 елгы хатын-кыз. Янгынның сәбәбе – көнкүреш электр җиһазын кулланган вакытта ягын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International