ГТХМ көчләре өч көн эчендә Чумылдыру бәйрәме вакытында динлеләр коена торган урыннарда иминлек тәэмин итәчәк

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Моның турында бүген журналистлар өчен Чумылдыру православие бәйрәменә хәзерләнү һәм аның иминлеген тәэмин итүгә багышланган брифингта Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында иминлек бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов хәбәр иткән. ММЧ вәкилләренең сорауларына шулай да Казан епархиясе канцеляриясенең мөдире Александр Павлов җавап биргән.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең бүлекләре 18-19 нчы гыйнварда югары хәзерлек режимына күчәчәк. Шәхси составның 290 кешесе катнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International