ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы федераль янгынга каршы хезмәтнең бүлекләре арасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча XXVIII кышкы республика ярышларның тантаналы ачылуы 2017 елның 12 нче гыйнварында үткән. Ярыш 2 нче отрядның уку-күнегү манежында булган һәм 2 көн дәвам иткән. Быел турнирда бөтен Татарстанның спортчылары катнашкан. Хәкимнәр, балларны санап, беренчелек кубогын Түбән Кама КФК-1 төркеменә биргәннәр. Икенче урынга КФК-2 (Әлмәт) спортчылары ирешкән. Ә өченче урынны Казанның КФК-7 төркеме алган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 5 тапкыр.


15
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 7 янгын,  транспорт чарада – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


14
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 тапкыр, транспорт чарада – 1 янгын.


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

19 нчы гыйнварда төнлә православие дөньясы Чумылдыру бәйрәмен билгели. Хокук тәртибен һәм иминлекне полиция хезмәткәрләре, медиклар, ГИМС инспекторлары, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр тәэмин итәчәк. Ачык сулыкларда барлык чуму урыннарын Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе бүлекләре тикшереп карыячак. Әлегә республикада 122 урын оештыру планлаштырыла.

Озакламый иске стиль буенча яңа ел да килеп җитәчәк. Гадәттәгечә бу бәйрәмне 31 нче декабрьдә кебек алай ук кайнар каршыламыйлар, әмма ул да кайчакта һәлакәтсез үтеп китми. Исерек кеше янгынның гаеплесе булырга мөмкин. Шундый хәлдә кешеләр кайчакта хәлне дөрес аңламыйлар, шуңа күрә һәлакәт килеп чыкканда мөстәкыйль рәвештә котылып кала алмыйлар. Моннан тыш, шундый кешеләр аркасында башкалар да һәлак булырга мөмкин.

Русия ГТХМ Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенең ситуацион залында министрлыкның башлыгы Владимир Пучков тематик селектор киңәшмә үткәргән. Ул Иске Яңа Елны һәм Чумылдыруны бәйрәм итү вакытында, шулай да илнең берничә өлкәләрендә саклана торган каты суыклар вакытында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү сорауларына багышланган иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 5 тапкыр, транспорт чарада – 2 тапкыр.


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

11 нче гыйнварда Теләче районында Җәнәй авылында “Олы Мишә” ирекле янгын сүндерү бүлегенең ирекле янгын сүндерүчеләре авыл торучылары белән бергә, берьюлы күрше өйне саклап, тәрәзә аша торак йортны сүндергәннәр иде. Озакламый янгын урынына “Баландыш” ирекле янгын сүндерү бүлеге һәм ПСЧ-134 килеп җиткән. Күрше йортка янгын янау тукталды. 23 сәгать 41 минутта ачык яну бетерелгән. Нәтиҗә буларак, торак йорт 28 кв. м мәйданында янып беткән. Янгынның чамалана торган сәбәбе – электр җиһазны техник куллану кагыйдәләрен үтәмәү.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International