Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр.

18.01.2017 ел 17.24  Казан шәһәре, Киров район, Кояшлы урамы, 6 нчы йорт.

Дүрт катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы фатирда ут чыкты. 1 кв.м. мәйданында көнкүреш техника һәм җиһаз янды. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1952 елгы ир-атны коткара, төрле тән җәрәхәтләре белән аны республика клиник хастаханәсенә озаталар. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

18.01.2017 ел 19.46 Норлат МР, Сәләнгеш авылы, Овражная урамы, 70 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 36 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә ике хатын-кыз һәлак булды, 1959 елгы һәм 1979 елгы. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International