Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Оештыручылар санында – Русия Су-мотор спорт федерациясе, “Вымпел” судно төзү заводы (Рыбинск шәһәре), Н.Э. Бауман ис. Мәскәү дәүләт техник университетының “экология һәм сәнәгый иминлек” кафедрасының студентлары катнашуында. Су юлының бөтен буенда ГТХМ хезмәткәрләре экспедициягә ярдәм күрсәтә, кирәк булганда йоклау һәм катерлар туктау өчен урыннар бирергә әзер.
Татарстан башкаласында аэроакробатика буенча Red Bull Air Race халыкара ярышларын үткәрү вакытында Казансу елгасы буенча суднолар йөзү тыела. Чикләмә һәр көн саен 8.00 дән 20.00 гә кадәр кече суднолар, шулай да җилкәнле, күңел ачу, спорт суднолар, шул исәптән гидроцикллар, байдаркалар, ишкәкле көймәләр өчен Казансу елгасының өлешендә Ленин дамбасыннан Чуйков һәм Гаврилов урамнары чатына кадәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын.
Ябык шәһәр бассейннарның берсендә практика дәресе узган. Анда төрле республика уку йортларының студентлары республика вожатыйлар мәктәбе чикләрендә балаларның имин җәйге ялын хәзерләү буенча мастер-класста катнашыр өчен җыелганнар. Казан шәһәре Гражданнарны саклау идарәсенең эзләү-коткару отрядының коткаручылары балаларның җәйге ялын оештыруда катнаштырылган яшьләрне беренче медицина ярдәмеә күрсәтергә һәм кешене судан коткарган вакытта кирәкле эшләргә өйрәткәннәр.
“Татарстан Республикасында ирекле янгын сүндерү хезмәте турында” һәм “Янгын иминлеге турында” законнарына үзгәрешләр кертмәкче булган законнар проектлары ахыргы укуда карап тикшерелгән һәм кабул ителгән. “Татарстан Республикасында ирекле янгын сүндерү хезмәте турында” закон проектын Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы – ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин китергән. Законлык һәм хокук тәртибе комитетының рәисе урынбасары Рафил Ногманов парламентарийларны комитет карары белән таныштырган. Аларга беренче һәм өченче укуда закон проектын кабул итәргә тәкъдим ителә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Кешеләр Кама Тамагы районы Сюкеево авылы янында Идел елгасының яр буенда мемориаль комплекс янында җыелганнар. 2011 елның 10 июлендә һәлак булганнарны искә алуга туганнар һәм якыннар, шулай да котылып кала алганнар килгән. Чарада кече суднолар буенча ТР баш дәүләт испекторы Юрий Венедиктов, ТР ГТХМ министры урынбасары, ТР ГТХМ карамагындагы эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллин, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов катнашканнар.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында бүген гамәли янгын сүндерү спорт буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башланган. Медальләр өчен көрәшкә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт янгын сүндерү хезмәтенең физкультура коллективларының иң көчле төркемнәре кушылган. Бу төркемнәр зональ ярышларда җиңгән. Иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән спортчылар Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җыелма төркеменә керәчәк һәм җәйге Русия чемпионатында катнашачак.