Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 8 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 3 янгын, бакча йортында – 2 янгын.

Сәбәпләре: транспорт чараны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 17 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 7 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

31.07.2017 ел 07.18 Яр Чаллы шәһәре, СНТ «Заря», 5 нче аллея, участок.

Бакча йортында ут чыкты. Мәйданы 6 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1976 елгы хатын-кыз зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны хастаханәгә озаттылар. Янгынның сәбәбе – ут төртү.

01.08.2017 ел 02.05 Тукай МР, СНТ «Искра-2», 11 нче урам, участок.

Бер катлы тактадан ясалган бакча йортында, сарайда һәм машинада ут чыкты. Мәйданы 46 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1967 елгы хатын-кыз һәлак була. Янгынның сәбәбе -  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

31.07.2017 ел 18.50 Казан шәһәре, Киров дамбасы, Казансу елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1971 нче елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. 

31.07.2017ел 08.07 Лаеш МР, Иске пристань авылы, Кама елгасы.

МЧС һәм МВД хезмәткәрләре судан, 1959 елгы ир-ат мәетен чыгардылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                            

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International