Лаеш районында 13 яшлек кыз бала баткан.

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 2 августында 17с.35м., "ГЛОНАСС+112" системасы буенча ОДС ФКУ " Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы ЦУКС Баш идарәсенә ",Татарстан Республикасы Лаеш районының Рус Никольское авылы янында, 2004 елгы кыз бала батуы турында хәбәр килде.

            Лаеш янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы Федор Кузнецов хәбәр итүе буенча, бәхетсезлек ясалма сулыкта булган.

            Бу урынга кичекмәстән барлык ашыгу хезмәтләре җибәрелде. Килгән водолазлар кызны  эзләргә керештеләр.

            Водолаз төркеме коткаручылар ЗПСО № 2 19с.50м.  3 метр тирәнлектә, ярдан 10 метр  ераклыкта Лаеш районының  Рус  Никольское авылның 13-нче яшлек яшәүчесенең гәүдәсен алып чыктылар һәм саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырдылар.

            Сәбәбе – өлкәннәрдән башка тиеш булмаган урында коену.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International