Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 7 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше зыян күрде.
Сәбәпләре: транспорт чараны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, яшеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
30.07.2017 ел 12.02 Әлмәт шәһәре, Товарищеская урамы, йорт.
Шәхси торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 62 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1954 елгы ир-ат зыян күрде. Медицина ярдәменнән баш тартты. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
30.07.2017 ел 03.30 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, Кама елгасы.
МЧС коткаручылары бата торган, 1975 елгы ир-атны коткардылар. Әлеге ир су коенган вакытта бата башлаган. Вакыйганың сәбәбе ачыклана.
30.07.2017 ел 06.25 Чистай шәһәре, Кама елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1966 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
30.07.2017 ел 11.45 Актаныш МР, Масад авылы, Ак елгасы.
Җирле халык судан, 1978 елгы ир-атны чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
30.07.2017 ел 12.35 Мамадыш МР, Крещёная Ерыкса авылы, җирле буа.
МЧС коткаручылары судан, 1969 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
30.07.2017ел 16.07 Бөгелмә МР, Сула авылы, Надеждина күле.
МЧС коткаручылары судан, 1955 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
30.07.2017 ел 16.45 Бөгуелмә МР, Карабаш шәһәр тибындагы поселок, Карабаш күле.
Җирле халык судан, 1995 елгы ир-атны чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
30.07.2017 ел 17.45 Алекеевск МР, Базарлы Матак авылы, Актай елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1964 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
30.07.2017 ел 03.20 Казан шәһәре, Совет районы, Себер тракты, 4 нче йорт, фатир.
Газ белән агулану нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде : 1971 елгы ир-ат, 2002 елгы малай, 1972 елгы хатын - кыз һәм 1966 елгы хатын – кыз. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре караганнан соң, 2002 елгы малайны ДРКБга алып киттеләр, ә ике хатын-кызны 7нче клиник хастаханәгә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96