Суда үлүнең төп сәбәбе – җиһазландырылмаган урыннарда коену!

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Коену сезоны башыннан (1 июньнән 30 июньгә кадәр) Татарстан Республикасының су объектларында 50 һәлакәт теркәлгән, аларның нәтиҗәсе буларак, кызганычка каршы, 37 кеше үлгән, шул исәптән 16 яше җитмәгән 1 бала, 26 кеше коткарылган. Суда үлүнең төп сәбәпләре: исерек килеш коену, җиһазландырылмаган урыннарда коену, сулыкларда гади иминлек чараларын үтәмәү, шулай да зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтүдә белем җитмәү, йөзәргә белмәү.

Зыян күрүче булмас өчен белмәгән һәм коену максатына билгеләп куелмаган сулыкларда коенмагыз, берүзегез коенмаска тырышыгыз, исергән килеш коенмагыз, төп йөзе билгеле булмаган урыннарда чуммагыз, чикләштерү калкавычлары артына йөзеп китмәгез, озакка сузыла торган чирләрегез булса, яр буеннан ерак йөзеп китмәгез, су янында балаларны караучысыз калдырмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International