Тәүлек эчендә Татарстанда 2 янгын чыккан

2017 елның 4 августы, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча 7 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

03.08.2017 ел 17.35-18.05 Лениногорск шәһәре, Ленинград урамы, йорт.

ЕДДС 112 хәбәре буенча  кыз баланың аягы коймада кысыл калды. Үзләре чыгара алмыйлар. Тиз арадала килеп җикән 7нче зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары махсус гидравлик коралы белән кыз баланың кысылып калган аягын чыгаралар.   

03.08.2017 ел 15.25 Балтач МР, Карелино авылы, АГЗС тирәсендә.

Канализация астына траншея салган вакытта җир ишелеп китә. Фаҗига нәтиҗәсендә, 1957 елгы ир-ат һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International