Шимбә көне су объектларда иминлек бүлегенең инспекторлары полиция вәкилләре, Казан эзләү-коткару отряды һәм ОСВОД, муниципаль район администрациясе вәкилләре белән рейд вакытында “кыргый” пляжларда ял итә торган казанлыларны моның турында кисәткәннәр. ГТХМ да муниципалитетлар штраф төрендә административ җәзаны салу турында нәтиҗәлерәк чаралар кабул итәргә тиеш дип уйлыйлар. Моның өчен мөмкинекләр бар, әмма муниципалитетлар административ җәзалар чараларын кабул итәргә ашыкмыйлар. Суда иминлек буенча эшне оештыруда ОСВОД бүлекләре зур ярдәм күрсәтә. Алар Татарстанның барлык районнар территориясендә эшли.