Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре чыкмадылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.
01.08.2017 ел 17.03 Биектау МР, Тимошкино торак пункты, буа.
Биектау МР бердәм коткару номерына буага Ока машинасы төшеп киткән дигән хәбәр килә. Машинада, 1940 елгы ир-ат булган. 2 нче зональ коткару отрядының коткаручылары ярдан 30 метр ераклыктан 6 метр тирәнлектән машинаны һәм ир-ат мәетен чыгардылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
01.08.2017 ел 19.05 Лениногорск шәһәре, Бакчачылар урамы, 10 нчы йорт тирәсендә.
МЧС коткаручылары альпинист җиһазы ярдәме белән коега төшеп киткән, 2012 елгы баланы чыгардылар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырдылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96