Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенә Чехия делегациясе яңадан килеп китте.

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсенә кунакка Чехия Республикасының  Көньяк-Моравия олкәсе  делегациясе белән Гейтман  Богумил Шимек килеп китте. Бу ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек турында килешү, 2014 елда имзалаганнан соң, Чехия Республикасының җитәкчелегенең икенче килүе.

             Бу юлы Көньяк-Моравия өлкәсенең хөкүмәт әгъзаларын эре халыкара ярышлар вакытындагы иминлекне тәэмин итү тәҗрибәсе кызыксындырган . Барыннан да элек Чехия кунакларын кризиска каршы мөмкинлекләр һәм техника белән таныштырганнар. Чехия  делегациясе оператив-дежур сменаның эше  белән танышты. Татарстан Республикасында халыкка  

хәбәр итү системасының үзенчәлекләре, 112 номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыру эше аңлатылды, тәҗрибә һәм башка мөһим мәсьәләләр янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш  хәлләрдән яклау буенча алмашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International