Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.
Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 5 янгын. 1 кеше һәлак булган, 2 кеше коткарылган.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 4 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактик эшләренә – 16 тапкыр.
02.08.2018 ел 13.00 Казан шәһәре, Вахит районы, Халева урамы, 15 нче йорт, фатир.
Биш катлы панель торак йортта бишенче каттагы балконда ут чыкты, аннары чормага күчте. Мәйданы 700 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1964 елгы ир-атны коткарды. Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана.
02.08.2018 ел 13.58 Казан шәһәре, Совет районы, Латыш Укчылары урамы, 3 нче йорт, фатир.
Биш катлы торак йортта беренче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 10 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1933 елгы хатын – кыз коткарылды. Янгынның сәбәбе – газ җиһазын кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
02.08.2018 ел 15.08 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Кече Армавирск урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 48 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1959 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
02.08.2018 ел 17.52 Казан шәһәре, Вахит районы, Япеев урамы, 13А йорты, фатир.
Дүрт катлы торак йортта беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 5 кв.м. Полиция хезмәткәрләре, 1945 елгы хатын – кызны коткарды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96