Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2018 елның 4 августы, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  94 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  44  тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр.

Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 4 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын, башка объектларда – 2 янгын.    

 Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 5 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 6 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  5  тапкыр чыктылар. Шул исәптән батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 4 тапкыр. Профилактик эшләренә – 17 тапкыр.

03.08.2018 ел 00.39 Казан шәһәре, Идел буе районы, Крутовская урамы, СНТ «Завод СК им. Кирова-1», участок.

Бер катлы агач йортта ут чыкты. Мәйданы 16 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1971 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

03.08.2018 ел 14.27 Чистай шәйәре, Розы Люксембург урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта  һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 47 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1947 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү .

03.08.2018 ел 20.04  Зәй шәһәре,  Комсомольск шәһәре, 67а йорты, фатир.

Биш катлы торак йортта бишенче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 3 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1951 елгы ир-атны коткардылар. Сәбәбе – тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.

03.08.2018 ел 11.59 Түбән Кама шәһәре, Индустриальный урамы, су.

МЧС коткаручылар судан, 1956 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International