Әлмәттә янгын сүндерүчеләр төтенле фатирдан хатын-кызны коткардылар

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

2018 елда 1 августта төнлә күп фатирлы йортның дүртенче катындагы фатир яна иде. Тышкы ишек ябык булган, әмма аны бензорез белән ватып ачтылар. Янгынны сүндерү барышында зал бүлмәдә диванда 1983 елгы фатир хуҗасы аңсыз торышта табылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, төзүче фатирны автоном янгын белдерүчеләре белән җиһазландырган, әмма хуҗалар әсбаптан батарейларын чыгарган. Тиз арада килгән янгын сүндерүчеләр булмаса, хатын-кыз төтен белән агуланып үләр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International