2018 елда 3-5 августта Казанда триатлон буенча Русия беренчелеген һәм IRONSTAR&TIMERMAN халыкара ярышларын үткәрү планлаштырылган. 1 августта өлкән инспектор Р. Р. Сафин вакытлы инфраструктураны карап тикшергән. Оештыручылар һәм вазифалы шәхесләр белән ярышлар вакытында янгын иминлеге чараларын үтәү турында инструктаж үткәрелде, янгын яки башка гадәттән тыш хәлләрдә хезмәт күрсәтү персоналының гамәлләр тәртибен аңлаттылар.