ГТХМ хезмәткәрләре хәрби хәрәкәтләр ветераннарының сораулары буенча Татарстан Республикасы координация советы эгидасы астында "Аврора. Яшь спецназчы" махсус хәрби-патриотик сменасының тәрбияләнүчеләре өчен "Хыял" балалар сәламәтләндерү лагеренда күрсәтмә дәресләр уздырдылар. Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре яшь спецназчыларга кунакка инде берничә тапкыр барган. Заманча коткаручыларның мөмкинлекләрен ТР ПСС 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының белгечләре күрсәттеләр, заманча янгын сүндерүчеләрнең янгын техникасы кораллары турында балаларга Татарстан Республикасы буенча 8 нче ФПС отряды 53 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре сөйләделәр.