Янгын сүндерүчеләрдә кунакта

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

ТР янгынга каршы хезмәт Яр Чаллы отряды Иске Матвеевка авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Минзәлә муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" социаль балалар йортының тәрбияләнүчеләре өчен "ачык ишекләр көнен" уздырдылар. Укучыларга янгын техникасын, янгын техникасы коралларын, каравыл бинасын күрсәттеләр һәм янгын иминлеге чараларын үтәү буенча профилактика әңгәмәсен уздырып, истәлек кәгазьләрен бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International