ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Янгын сүндерү хезмәтенең эшчеләре "Дельфин" яхт-клубының балалары белән күптән түгел генә очраштылар. Августның соңгы көннәрендә Яшел Үзән ТРО ВДПО бүлегенең эшчеләре пожарными 8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отряды белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр оештырдылар. Шушы көннәрдә "Дельфин" тәрбияләнүчеләре янгын сүндерүчеләргә җавап визиты белән кунакка килделәр. Балалар Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәте музеенда булдылар, анда музейның экспозиция заллары буенча экскурсия үткәрелде.

Бүген Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча күзәтү һәм  профилактика эшләре районара бүлегенең башлыгы Илдар Вәлиев "Апас Аграр колледжы" дәүләт автономияле урта һөнәри белем бирү йортында булды. Инспектор йортның укытучылар составы һәм хезмәт күрсәтү персоналы белән янгынга каршы инструктаж үткәрде, шуннан соң объектта шартлы янгын ясадылар. Аны җиңел сүндереп, барлык укучыларны һәм персоналны урамга куркынычсыз урынга чыгардылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  28 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

"Водоканал" мәгълүматлары буенча сусыз калган торак йортлар һәм административ биналарны су белән тәэмин итү 2,4 атмосфер басымы белән резерв схема буенча оештырылган. Барлык су кулланучылары су белән тәэмин ителгән. Кабельны төзәтү буенча эшләрне тәмамлау һәм төп схема буенча чыгуның якынча вакыты 12 сентябрьдә 17.00 дә.

12 сентябрьдә сәгать 12.20 Аграр – Җиһанов урамнары киселешендә кабель ерылды. Авария нәтиҗәсендә Казан шәһәре Көнчыгыш су үткәрү юлы өзелде. Хәзерге вакытта халык өчен техника белән су ташу оештырылган. Һәлакәт урынына 25 кеше һәм 6 берәмлек техника, шул исәптән Русия ГТХМ нан 5 кеше һәм 1 берәмлек техника составында көчләр һәм чаралар җибәрелгән.

Балалар куркынычсызлыгы айлыгын үткәрү кысаларында Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәте музее ГТХМ кадетларын кабул итте. Васильево кадетлар  мәктәп-интернатының укучылары – Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының даими кунаклары. Экспозиция белән танышу бүлекнең фасадыннан янгын сүндерү техникасы күргәзмәсеннән башланып китте. Алга таба – турыдан-туры музейның экспозиция заллары буенча экскурсия. Экскурсия ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  30 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 15 тапкыр.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

30 августта ТР Югары Ослан районы Патрикеево торак пункты янында коры үлән янган. Янгын мәйданы 3 га тәшкил итте. Ут торак пунктка күчү куркынычлыгы килеп чыккан. Бәхеткә каршы, Югары Ослан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының янгын сүндерүчеләре куркыныч коры үлән януын вакытында җиңделәр һәм табигый янгынны сүндерделәр. Башка Идел буе төбәкләрендә дә бу вакытта олы табигый янгыннар теркәлгән иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  14 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Республикада Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында төрле чаралар дәвам итә. Бүген Минзәлә ш. 1 нче Нефтяник мәктәпкәчә йортның балалары Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлегенең башлыгы Альберт Тимерхановтан куркынычсызлык кагыйдәләре культурасы турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Ул сабыйларга бик файдалы һәм белем арттургыч дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International