Әлмәттә авария-янгын сигнализациясе фатиры янган ир кешенең тормышын саклап калды

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

2018 елның 7 августында  13 сәгать 39 минутта «112- системасы»  буенча    Әлмәт шәһәре , Ленин урамы, 201 адресында фатир янганы турында  хәбәр килде.  Бу бер бүлмәле фатир, гомуми мәйданы 43 кв. м,  9 катлы  торак йортның  жиденче катында урнашкан.  Бу йорт 2014 елда төзелгән,  авария-янгын сигнализациясе  белән җиһазландырылган.

13 сәгать 41 минутта  янгын урынына  65 - ЯКБ ның дежур каравылы килде.  Янгын  бүлекчәсен   фатир хуҗасы  каршылады, ул аңлатып узганча, әлеге фатирда башка беркем дә юк, янгын  лоджияда чыккан,һәм янгын сүндеручелэр  килгенче ук  хуҗанын узе белән сүндерелгән.  Фатирда төтен чыккач, АЯС датчигы тавыш бирә башлаган.  Тикшерү   барышында  янгын сүндерүчеләр лоджия идәнендә   янгын учагын таптылар.

Үткәрелгән тикшерү ачыкланганча, фатир хуҗасы янгын чыккан вакытта  өйдэ булган, зал  бүлмәсендә йоклаган. Датчик тавышын ишеткәч, уянган  һәм   янгынны сүндерә башлаган.

Янгын нәтиҗәсендә: ут белән 1 квадрат метрда  әйберләргә зыян китерелгән. Фатир  зыян күрмәгән.

Алдан янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итүдән . Бәлки, лоджияның  ачык тәрәзәсеннән  югары каттан сүндерелмәгән тәмәке очып кергән  булган.

Матди зыян-якынча 0,5 мең сум. Саклап калган милекнең бәясе  якынча 1,8 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International