Республикада уку йортларның янгын куркынычсызлыгы тикшереүе үткәрелә

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Белем бирү учреждениеләренең  яңа уку елы башына әзерлеген  тикшерү максатларында республиканың барлык муниципаль районнарында  ведомствоара комиссия өештырылган. Аның составына күзәтчелек эшчәнлеге территориаль бүлекчәләренң  хезмәткәрләре кертелгән. Бүген  Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары  Казанның Совет районында урнашкан 180 купьпрофильле гимназияның  янгын куркыначсызлыгының торышын тикшерделәр.

Бу уку йорты  үз ишекләрен мәктәп укучылары өчен барлыгы бер ел элек  ачты .  Шуңа күрә,  аны проектлау  һәм төзу вакытында  барлык техник таләпләр исәпкә алынды.  Әмма тәртип буенча  тикшерү булырга тиеш.  Бары жиhазлар урнында, эшли, эвакуация юллары билгеле, ачык булырга тиеш.

- Гимназия яңа  булганга , аның жиhазлануы   бөтен таләпләргә дә җавап бирә.  Гимназия бинасы коридорлар белән тоташкан 4 блоктан тора. Мәктәп төтен бетерү, мәжбури вентиляция,  автоматик янгын сигнализация системалары белән җиһазландырылган . Янгын булса, сигнал турыдан туры  янгын саклау хезмәте  пультына килә,  - дип хәбәр итте гимназия директоры Илдар Саяхов.

Бу уку йортынын  коридорларын, баскычларын ,    залларын,  физика, химия  классларын  күреп чыккан  дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре  бернинди житешсезлеклэр тапмадылар.

- Әлеге уку йорты  яңа уку елына  әзер, -  дигән карарны Казан шәһәре кузәтчелек эшчәнлеге буенча булеге башлыгы урынбасары  Дмитрий Приказчиков чыгара.

- Казанда хәзерге вакытта 176 мәктәбеннән 61 мәктәп  тикшерелде , - дип дәвам итте Дмитрий Приказчиков.-  Тикшерү  күрсәткәнчә  тәләпләр бөтен җирдә дә  тулысынча  үтәлми.Мондый  уку йортлары балалар кабул итугә  әзер түгел.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре  тарафыннан тикшерү өчен  әлегә  өч уку йорты әзер түгел  - 30, 113  номерлы мәктәпләрдә,  hәм 13 номерлы  гимназияда  капиталь ремонт уткәрүе сәбәпле. Ремонт  тәмамлаганнан соң  тикшерү  уздырылачак. 

Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча яңа 2018-2019 уку елында ачылуга 3763  белем бирү учреждениесе  планлаштырыла.

Гомуми   янгын куркынычсызлыгы тәләпләре бозылу ачыкланган объектлар саны – 182 тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International