Көн саен, 29 майдан башлап , республика районнарында һәм шәһәрләрендә су янында массакүләм ял иту урыннарында су объктларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән 150 дан артык мобиль төркемнәр патрульлык үткәрәләр . Республикада барлыгы халыкның су янында массакүләм ял итү 251 урыны исәптә.
Көену сезоны башланганнан бирле мобиль патруль төркемнәре 6537 тикшерү үткәрделәр, 24743 әңгәмә өештырдылар, 58930 кешене жәлеп иттеләр, 49262 мәгълүмати китаплар тараттылар, коену тыю турында 1178 мәгълумат урнаштырдылар. Административ җаваплылыкка 317 гражданнар тартылган .
Шуның белән бергә, судагы бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен республиканың муниципаль районнарында коену тыюны сәбәпләрен аңлатучы мәгълүмати аншлаглар куела.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарга - 1-1,5 мең сум,вазыйфатлы затларга - дүрт меңнән алып биш мең сумга кадәр; юридик затларга - кырык мең сумнан илле мең сумга кадәр штраф салына.