Исрек килеш су коену – тормыш өчен куркынычлы!

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Бүген  Татарстан  республикасының кече үлчәмле суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов су коену сезоны чорында суда иминлек тәэмин итүгә багышланган журналистлар өчен өештырылган  брифингта бу хакта тагын бер кат искә төшерде.

     Коену сезоны башланганнан бирле Республика сулыкларында  58 кеше батып үлде, шул исәптән 4 бала. 20 кеше коткарылды. Узган елның шул чорындагы күрсәткечләр – 38 һәлак булган, алар арасында ике бала һәм 30 коткарылган.

     Барлыгы  2018 елның башыннан суда 65 кеше һәлак булган , шул исәптән 5 бала. 54 кеше коткарылган .

 - 2018 елда  hәлак саны үсешенә , беренче чиратта, исерек  хәлдә  җиhазланмаган сулыкларда  коену сәбәпле. Тагын бер тапкыр исләтәм -  исрек  килеш су  коену – тормыш өчен  куркынычлы!

 Су янында балаларны   бер минутка да  игътибарсыз. калдырырга  ярамый, - диде Юрий Венедиктов.

     Шулай ук, ул  хәбәр иткәнчә, хәлне тотрыклыландыру өчен  өстәмә чаралар планлаштырылган .

     Барыннан да элек, республикада  гамәлдәге пляжлар санын  33 дан 59га кадәрле арттыру планлаштырыла.

Юрий Венедиктов билгеләп үткәнчә, республикада су өстендә коткару җәмгыяте үсеше дәвам итә , инде булдырылган 44 территориаль бүлекчәләре составында 446 кеше эшли.  33 коткару посты булдырылган.

Аерым игътибар  балаларга бирелә . 2015 елдан балалар сәламәтләндерү лагерьларында  “Йөзәргә өйрән»акциясе үткәрелә .

  2016 елдан башлап мәктәпләрдә йөзү буенча проект тормышка ашырыла. Ике ел дәвамында 63 меңнән артык  балалар өчен укулар үткәрелде.

Юрий Венедиктов тагын бер кат искәртеп узганча,  моның өчен тыелган урыннарда коену  өчен   1-1,5 мең сум административ штраф  салына  .

 - Тулаем алганда, коену сезоны башланганнан бирле мобиль патруль төркемнәре   6537 патруль чыгыш өештырдылыр,  24743 әңгәмә, үткәрелгән  ,  58930 кеше катнашты,  49262 мәгълүмат китаплары таратылды,  коену тыю турында  1178 аншлаг куелды ,  административ җаваплылыкка  317 кеше тартылды, - диде Юрий Венедиктов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International