Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 32 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр.
Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортларда – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, машинада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: балалар шуклыгы аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 3 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактик эшләренә – 14 тапкыр.
07.08.2018 ел 13.50 Алексеевск МР, Курналка елгасы, Алексеевск авылы тирәсендә.
МЧС коткаручылары судан, 1978 елгы (Удмуртия Республикасы, Ижевск шәһәрендә теркәлгән) ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
07.08.2018 ел 15.06 Яр Чаллы шәһәре, Мәләкәскә елгасы, ГЭС авылы, Үзәк урамы тирәсендә.
МЧС коткаручылары судан, 1977 елгы хатын-кыз мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96