9 май көнне Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышына 66 ел тулуына зур тантана узды. Тантананың кульминацион ноктасы булып Меңъеллык мәйданында хәрби парадның узуы булды. Казан Кремель стеналары кырыеннан икенче Бөтендөнья сугыш вакытыннан Кызыл Армия солдатларының хәрби киемен киеп, колонна узу гадәте, яңадан торгызылды. Концерт программасында меңгә якын артистлар һәм башкаручылар катнашты.
Меңъеллык мәйданында Казан гарнизонның хәрби частеннән милиция хезмәткәрләре, Казан югары хәрби училищесы, ОМОН, Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе һәм Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ГУФСИН, кадетлар, хәрби кафедра һәм техникум студентлар колоннары төзелде.
Парад башында МСЧ хезмәткәрләрен Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең җитәкчесе – Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры эчке-хезмәт генерал – майоры Рафис Хәбибуллин сәләмләде. Ул МЧС хезмәткәрләрен Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Аларга алдагы янгын куркынычсызлык тәэмин итү эшләрендә, территорияне һәм халыкны гадәттән тыш ситуациядән коткарганда уңышлар теләде.
- 66 ел элек мондый язгы матур көндә иң куркыныч иң канлы сугыш бетте, - билгеләп үтте Рафис Хәбибуллин. – Бүген монда сугыш ветераннары һәм тыл эшчәннәре бар. Без алар алдында мәңге бурычлы. Барлык ветераннарга да саулык – сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.
Парадны кабул иткәндә, аларны Бөек Җиңү бәйрәме белән Казан гарнизон җитәкчесе, Казан югары хәрби команда училищесының җитәкчесе генерал –майор Миронченко Валерий һәм Казан хәрби суворов училищесының җитәкчесе генерал – майор Бородин Александр тәбрик иттеләр. Котлау сүзләренә, хәрби сафка төзелгән хәрби хезмәткәрләр өч тапкыр “Ура!” кычкырып җавап бирделәр.
ТР хөкүмәте, дәүләт совет исеменнән һәм шәхси үзеннән Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов хәрби ветераннарны, тыл эшчәннәрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы белән чын йөрәктән котлады.
Тарихи колоннадан соң парадны Казан гарнизон гаскәр колоннасы дәвам итте: Казан югары хәрби команда училище курсантлары, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлык офицерлары, ОМОН, ГУФСИН. Аннан соң Меңъеллык мәйданыннан бер сафка басып хәрби хезмәт гражданнар оборонасы гаскәрләре һәм Федераль янгынга каршы саклау хезмәткәрләре узды. Парадны “Җиңү көне” дигән җыры белән хәрби җыелма рухи оркестр колоннасы тәмамлады.