Әлмәтнең 6 балыкчы язгы бозның ныклыгын тикшерергә һәм тормышларын куркыныч астына куярга уйладылар. Балыкчылар балык тотар өчен Кама елгасына юл тоттылар. Балык тоту урынына алар барып җиттеләр, әмма ярга кире кайта алмадылар. Кама елгасында су күтәрелә башлагач, боз ярдан аерылып, су агымы белән ага башлады. Шул аерылган бозда балыкчылар да калды.
Бата торган балыкчылар турындагы хәбәр 11сәг. 45 мин. килә, - хәбәр итте өченче эзләү-коткару отрядының дежур сменасының җитәкчесе Евгений Афанасьев. – Хәбәр алганнан соң, без берничә минуттан әлеге урында булдык. Зур бозлы кисәк балыкчылар белән ярдан 20 м. йөзеп киткән. Алар янына коткаручылар ишкәкле көймә белән килделәр. Балыкчыларны бөтенесен ярга чыгару өчен коткаручылар өч рейс ясадылар. Коткарылган балыкчылар Әлмәт районыннан булып чыктылар 1947, 1948, 1952, 1958 һәм икесе 1964 елгылар.