Бер тәүлектә Татарстан янгын сүндерүчеләре тревога буенча 40 тапкыр юлга чыккан

2011 елның 23 марты, чәршәмбе

Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 40 тапкыр юлга чыккан. 22 март булган мәгълүматлар буенча, республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 кеше җәрәхәтләнгән, 9 кеше коткарылган.  Исерек килеш тәмәке тарту нәтиҗәсендә 1 янгын чыккан, ут төртү нәтиҗәсендә - 2 янгын, кыска ялганыштан – 4 янгын, билгесез сәбәпләр буенча  - 3 янгын. Зональ эзләү – коткару отрядының дежур сменасы тревога буенча 10 тапкыр юлга чыккан.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International