Татарстанда эзләү-коткару хезмәте транспорт һәлакәтенә очраган кешеләргә ярдәмгә уртача 11,6 минутта барып җитә, Мари Элда – 9 минутта.
Татарстан территориясендәге юлларда транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлтелгән вазгыять Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аерым контрольда тора. Һәлакәт булган очрак буенча коткаручыларның ярдәмгә килеп җитү вакытын киметү, һәлакәткә дучар булганнарны коткаруда тактик бурычларны сыйфатлы үтәү өстенлекле бурычларның берсе санала, ләкин ведомствоара багланышлар урнаштырмый торып, моны үтәү мөмкин түгел.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров рәислегендә барган ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгы вәкиле шулай дип белдерде. Шушы министрлык белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы арасында тыгыз элемтә урнаштырылган, транспорт белән бәйле һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өчен уртак план гамәлдә. Аның исә тиз арада кешеләргә ярдәмгә барып җитү вакытын киметүдә әһәмияте гаять зур, диелде утырышта. Мәсәлән, республикада эзләү-коткару хезмәте транспорт һәлакәтенә очраган кешеләргә ярдәмгә уртача 11,6 минутта барып җитә, Идел буе федераль округы буенча 17 минут уртача күрсәткеч санала. Комиссия рәисе Мари Элда 9 минутта өлгерәләр икән, дигәч, МЧС вәкиле күрше республика тәҗрибәсе өйрәнеләчәк, дип вәгъдәләде. Ә инде һәлакәт нәтиҗәсен бетерүгә нормативта 1 сәгать 12 минутта каралган, Татарстан коткаручыларына уртача 1 сәгать тә 6 минут вакыт җитә.
Моннан тыш, 28 апрель көнне Апас районында (былтыр майда Яшел Үзәндә булган) юлларда транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү, табигать янгыннарын сүндерү буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән тактик-махсус уртак өйрәнүләр уздырылачак, диде вәкил. Ш.Гаффаров исә, республика комиссиясен дә чакырыгыз, без анда бик теләп катнашачакбыз, ләкин көнен алдан хәбәр иткәч, ул нинди өйрәнүләр була инде, аның кинәтлеге кайда, - чараның регламентын үзем карап чыгам, диде.
Хәбәр татар - информ мәгълүмат агетлыгыннан алынган