Җиңү яуларга каршы җил дә комачауламый

2011 елның 11 мае, чәршәмбе

“ТР буенча 2нче  федераль янгынга каршы отрядының” спортсменнары Федераль янгынга каршы хезмәтенең бүлекчәләре арасында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел Урал үзәгенең җиңел атлетика ярышлары буенча ТР исемен яклыячаклар. Мондый мөмкинлекне Әлмәт командасы чираттагы җиңүләрдән соң яулады.

Ярышларда катнашу һәм тренерның куелган таләпләрен үтәргә спортсменнарга хәтта  салкын һава һәм каршы җил комачауламады. Җиңү яуларга үзенең өлешен Артур Бегаев керте. Ул 3000 метр дистанцияне чапты. Лилия Гафиатуллина, Олег Сидоров һәм Алексей Тарасов 100 һәм 1000 метр дистанцияне яуладылар. Икенче урынны Түбән Каманың КФК №1 вәкилләре алды, өченче урынны КФК №5 казан җиңел атлетлары алды. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар бирделәр. Өйгә кайтуы белән  ТР буенча 2нче  федераль янгынга каршы отрядының командасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел Урал үзәгендә узачак ярышларына эзерләнә башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International