Башкалабыз кунакларын саклыйк

2011 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүген дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә инспекторлары  «Шаляпин Палас Отель» һәм  «Гранд Отель Казань» кунакханәләрен тикшерделәр. Тикшерүнең төп максаты булып  кунакханәдә эшләүче персоналның янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен белү белмәүләрен, янгын чыккан очракта кая хәбәр итергә, кунакларга янгын турында ничек хәбәр итергә, аларны кая эвакуацияләү тикшерү тора. Сценарий буенча кунакханәнең өченче каттагы бер бүлмәсендә янгын чыкты. Куркынычсызлык өчен җавап биргән хезмәткәрләр хәбәрне махсус кулдан эшләнгән янгын турында хәбәр итә торган җиһаздан алдылар. Тиз арада кунакханәне күзәтә торган компьютер аркылы янгын кайсы бүлмәдә чыкканын билгеләп, алар янгын сүндерү сагына хәбәр итәләр һәм кунакларны эвакуацияли башлыйлар.

- Чын янгын чыккан очракта эшләүчеләрнең мондый ипле һәм төгәл хәрәкәт бик мөһим һәм кирәкле. Күп очракта кунакларның күбесе куркыныч хәбәрне ишетмиләр, ишеткән очракта да югалып калалар. Кайберәүләр исерек килеш булып кунакханә эшләүченең сүзен тыңламаска мөмкин, гомумән эвакуацияләүдән баш тартырга мөмкин,- дип әйтте Вахит районының надзор бүлегенең урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Олег Василенко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International