Ел башыннан алып Татарстанда 1752 янгында 123 кешенең гомере өзелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда азрак, әмма тынычланырга җирлек юк, диде бүген ТР Премьер-министры урынбасары рәислегендә узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында янгын куркынычсызлыгы буенча ТР Баш инспекторы Сергей Сергеев.
Янгыннарның күп өлеше яки 74 проценты торак фондта чыккан. Янгын чыгуның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
20 муниципаль районда янгыннар саны арткан, ә республиканың 16 муниципаль районында – үлем очраклары.
Татарстанда аномаль эссе һава шартлары коры үләнгә һәм чүп-чарга ут кабуга җирлек булып тора, нәтиҗәдә ялкын торак корылмаларына һәм урманнарга күчәргә мөмкин.
Моның белән бәйле рәвештә, муниципаль берәмлекләргә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очракларын бетерү буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде.
Татар – информ мәгълүмат агентлыгы