Коену сезоны башланганнан яки 1 июньнән алып Татарстан сулыкларында 52 кеше батып үлгән, дип белдерде бүген ТР Премьер-министры урынбасары рәислегендә узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе Илһам Насыйбуллин.
“Суга батып бүлүчеләр барысы да санкияләнмәгән урыннарда коенган. Һәр икенче бәхетсезлек очрагы исерек килеш су коену нәтиҗәсендә килеп чыккан”, - дип билгеләп үтте ул.
Республиканың Зәй, Мамадыш, Чүпрәле, Лаеш һәм Аксубай районнарында суда батып үлү очраклары арткан. Бүген әлеге район җитәкчеләренә кеше гомерен саклау чараларын катгыйлатырга тәкъдим ителде.
Әсгать Сәфәров коткаручыларга төнлә дә су объектларында контрольне көчәйтергә тәкъдим итте. “Территориаль бүлекчләләрне кешеләрне коткаруда катнаштыру зарур”, - дип өстәде ул.
Татар – информ мәгълүмат агентлыгы