Узган дүрт көн эчендә республикада 4 кеше батып үлгән. Шуларның 4се дә ир кеше. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башланганнан бирле 45 кеше батып үлгән. 37 ир кеше, 4 хатын – кыз һәм 4 бала.
Әлеге кара исемлекне дәвам итмәс өчен, коенырга теләүчеләргә сак булырга киңәш итәбез.
· Кояшта озак кызынганнан соң суга кермәгез (көзән җыерырга мөмкин)
· Таныш булмаган урыннарда чуммагыз, буйлардан ары узып йөзмәгез, суда кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч уеннар уйнамагыз. Шулай ук өреп кабартылган матрасларда яки камераларда еракка йөзеп китәргә һәм судноларга якынлашырга ярамый
· Җиһазландырылмаган урыннарда су коенмагыз – анда су төбе өйрәнелмәгән һәм коткаручы постлары юк.
· Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләргә кагылмыйча гына өслектә йөзәргә кирәк. Аяк-кулларыгыз сабакларына уралса, тукталып алардан арыныгыз