Бүген Бөгелмә шәһәреннән Крымск шәһәрендәге су басу фаҗигасендә зыян күрүчеләргә 18 тонна авырлыктагы 5 фургон машинада гуманитар ярдәм китәчәк. Әлеге машиналарны “Татнефть” идарәсе әзерләде, аларны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хезмәткәрләре озатып барачак. 4 машинада эчә торган су булса, бишенчесендә урын – җирләр туплаган. 1,5 миллион сумлык гуманитар ярдәм “Татнефть” компаниянең барлык предприятиеләр исеменнән җыелган. Моңа сукырлар җәмгыяте әзерләгән продукция керә – юрганнар, мендәрләр, сөлгеләр. Шулай ук “Азнакай киемнәре ” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең – эшчеләр киемнәре, көндәлек киемнәре, урын – җир кирәк – яраклары керә.
Колонна көндезге уникедә кузгалачак.