ТРда ел башыннан суда 68 кеше һәлак булган

2012 елның 11 июле, чәршәмбе

Татарстанда ел башыннан сулы объектларда 75 очрак теркәлгән. Бу үткән елның шушы чор күрсәткеченнән 8,5 процентка азрак. Тулаем алганда, суда 68 кеше һәлак булган. Үткән ел белән чагыштырганда, һәлак булган балаларның саны 9дан 5кә әзәйгән. Бу хакта журналистларга бүген Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча Республика агентлыгында үткән брифингта ТРның кече суднолар буенча өлкән инспекторы Мәүләви Хуҗамкулиев хәбәр итте.
Ел башыннан сулы объектларда 13 кеше коткарылган (2011 елның бу чорында – 20 кеше). Шул исәптән, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 9 кеше аңына китерелгән.
Ел башыннан суда 10, шул исәптән, коену сезоны башыннан – 5 хатын-кыз һәлак булган; ир-атлар – 53, шул исәптән, коену сезоны башыннан – 34.
М.Хуҗамкулиев сүзләренчә, җиһазландырылмаган урыннарда һәм исерек хәлдә су коену кешеләрнең һәлак булуларына төп сәбәп булып тора. 
Балаларның фаҗигале төстә үлеме олыларның аларны үзләрен генә су янында калдырып китүенә бәйле.

 Татар – информ  мәгълүмат агентлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International