Узган тәүлектә 4 кеше суда батып үлгән

2012 елның 17 июле, сишәмбе

Узган тәүлектә Татарстан сулыкларында 4 кеше батып үлде. Өч ир кеше һәм бер бала.  Күңелсез хәлләр Зәй, Питрәч, Алексеевски районнарында һәм Казанда Идел елгасында килеп чыккан. Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башлаганнан бирле 53 кеше батып үлде.

Әлеге кара исемлекне дәвам итмәс өчен, коенырга теләүчеләргә сак булырга  киңәш итәбез.

·        Кояшта озак кызынганнан соң суга кермәгез (көзән җыерырга мөмкин)

·        Таныш булмаган урыннарда чуммагыз, буйлардан ары узып йөзмәгез, суда кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч уеннар уйнамагыз. Шулай ук өреп кабартылган матрасларда яки камераларда еракка йөзеп китәргә һәм судноларга якынлашырга ярамый

·        Җиһазландырылмаган урыннарда су коенмагыз – анда су төбе өйрәнелмәгән һәм коткаручы постлары юк.

·        Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләргә кагылмыйча гына өслектә йөзәргә кирәк. Аяк-кулларыгыз сабакларына уралса, тукталып алардан арыныгыз

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International