Казан аэропортында ике самолет бәрелешкән

2013 елның 26 феврале, сишәмбе

Бүген иртән Казанның Халыкара аэропортында ике самолет бәрелешкән.
8.12 сәгатьтә Татарстан башкаласы аэропортына Ульяновски-Казан рейсын башкаручы Ан-124 самолеты төшкән. Әлеге самолет Пассажирларны төшереп аэропортның йөк перроны тукталышына борылганда техник тикшерү узучы Як-42 кабинасының өске өлешенә зыян китергән.
Ан-124 бортында 8 кешедән торган экипаж булган, ә Як-42 дә кеше булмаган. Якынча мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк.
Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркем киткән. Хәзерге вакытта һәләкәт килеп чыгу сәбәпләрен тикшерүгә юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Һәлакәт сәбәпләре һәм китерелгән зыян күләме ачыклана, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Идел буе тикшерү идарәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International