ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2013 ел
чәршәмбе

20 мартта  3.25 сәгатьтә республиканың барлык торак пунктларда электр энергиясе белән тәэмин ителеш торгызылган .   Авария – торгызу эшләре тәмамланган.


19
март, 2013 ел
сишәмбе

Бүген иртәнге сигезенче яртыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә РЭС кизү торган хезмәткәреннән республиканың 9 муниципаль районында электр энергиясе белән тәэмин ителеш туктатылуы турында хәбәр килде. Нәтиҗәдә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Начар һава шартларына бәйле рәвештә, Мамадыш, Әгерҗе, Кайбыч, Нурлат, Арча, Чистай, Балык Бистәсе, Яшел Үзән һәм Алабуга районнары электр энергиясеннән мәхрүм калган. 88 торак пунктта 38 мең кеше яши. Ут көчле җил һәм юеш кар аркасында сүнгән.


18
март, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Бөгелмәдә Паровозная урамында шәхси йортта янгында ике кешк һәлак булды.  Үлүчеләрнең берсе 1963 елгы йорт хуҗасы, һәм билгесез сез хатын –кыз.  Янгын турындагы хәбәр 8.49 сәгатьтә килә.   Беренче янгын расчетлары килгәнче ут  йортны камап алган булган.  Утны 9.51 сәгатьтә сүндерделәр.  Янгынның мәйданы 180 кв.м. тәшкил иткән. Сәбәбе ачыклана.   

Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүчеләр исә синоптиклар хәбәрләренә әледән-әле колак салырга һәм үзләре өчен нәтиҗә чыгарырга тиешләр; түбәләр һәм ишегалларын кардан арындырырга; кар сулары читкә агып китсен өчен каналлар казырга һәм йорт-җиргә су кермәсен өчен, киртә булырлык дамба кебек корылма ясарга; базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерергә; эвакуацияләнү таләп ителгән очракка дип 3 көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы, башка төр иң кирәк әйберләрне туплап әзерләп куярга, ә документларны һәм акча ише кыйммәтле әйберләрне, юешләнмәсен өчен, полиэтилен капчыкка салып өстәге киеме арасына ышанычлы итеп яшерергә; бәла килә калса, беренче чиратта, балалар һәм олыларны, авыруларны коткарырга, мөмкинлек булса, матди һәм мөлкәти милекне куркынычсыз урынга чыгарырга; шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска: этләрне бәеннән ычкындырырга, үрдәк, каз, тавыкларны чормага менгереп бикләп куярга, зур терлекне югары җиргә илтеп бәйләргә; торак һәм каралты-кураны электр утыннан өзәргә, газ үткәргеч торба кранын ябарга һ.б. – болар барысы да хәтәр очракта югалтуларны киметү максатында эшләнергә тиешле чаралар.


15
март, 2013 ел
җомга

Статистик мәгълүматларга  караганда,  янгыннарның  күпчелеге  торак секторда чыга. Иң куркынычы көзге-кышкы чор, чөнки салкын көннәрдә   кулдан ясалган җылыткычлардан һәм җимерек мичләрдән файдалана башлыйлар.

Торак йортларда янгын чыгуга юл куймас өчен  янгын куркынычсызлыгы таләпләрен  истә тотарга һәм үтәргә кирәк.

Мичтән файдаланганда  төтен юлларын кимендә өч айга бер тапкыр корымнан чистартып торырга. Утыру һәм ярыклар хасил булудан котылу өчен мичне  аерым нигезгә (фундаментка) урнаштырырга. Мич  бер ягы белән дә  агач стенага яки  башка  агач әйбергә  терәлеп тормаска, һава  йөрү өчен мич биеклегендә  ара калырга тиеш. Мичкә яга башлаганчы аның төзеклегенә инанырга кирәк. Стенасында ярыклар булганда аларны балчык белән әйбәтләп сылап чыгарга кирәк.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Янгыннарның сәбәбе: кыска ялганыш аркасында 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын,  мичне дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, 1 янгынның сәбәбе ачыклана.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.


14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Үткән ел апрель аендагы кинәт җылылык, шулай ук яңгыр яву сәбәпле карның тиз эрүе республиканың күп кенә территорияләрендә су басуга китерде, шуның нәтиҗәсендә төбәктә Гадәттән тыш хәлләр режимы кертелде.

20 район территориясе йөгәнсез су стихиясе хөкемендә калды, анда меңгә якын йортны су басты, ике мең кеше зыян күрде.


12
март, 2013 ел
сишәмбе

11 март көнне Чирмешәндә, Мәктәп урамында янгын чыкты.

Янгынга каршы 135нче часть диспетчерлыгында әйтүләренчә, шәхси йортта ут чыгу турында хәбәр иртәнге 8 сәгать 44 минутта керә.


11
март, 2013 ел
дүшәмбе

Бәйрәм  вакытында, ягъни 8 марттан алып 10 мартка кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 178 тапкыр чыктылар. Республикабызда 33 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 2 кеше һәлак булды, 5 кеше зарар күрде, 7 кеше коткарылды.


6
март, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү буенча министр урынбасары Александр Чуприян белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Иминлек Советы Секретаре Валерий Власов, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International