Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә барган.

2013 елның 25 феврале, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән. 2 кеше зарар күргән, 2 кеше коткарылган.  Сәбәпләре җылыту җиһазларын  дөрес кулланмау аркасында – 3 янгын, янгын белән саксыз эш итү аркасында  – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, газ баллоннарын дөрес кулланмау аркасында  - 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр барган. 1 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 12  тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International