Сводка о происшествиях по Республике Татарстан на 7.00 мск 4 марта 2013 года

2013 елның 4 марты, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә барган. 10 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  13 янгын очрагы теркәлгән. 2 кеше үлгән, 1 кеше зарар күргән.  Сәбәпләре җылыту җиһазларын  дөрес кулланмау аркасында – 2 янгын, янгын белән саксыз эш итү аркасында  – 4 янгын, кыска ялганыштан – 4 янгын, мичне артык кыздырудан – 1 янгын, 2 янгынның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр барган. 4 тапкыр ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International