Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә барган. 10 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. 1 кеше үлгән. Сәбәпләре: исерек килеш тәмәке тарту аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын, 2 янгынның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр барган. 4 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.