Урман янгыннары һәм аларны булдырмау темасына фикер алышуда “Гранпис России” программасы җитәкчесе Михаил Крейндлин, Идел буе-Кама биосфера тыюлыгы директоры Юрий Горшков һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек идарәсе административ практика бүлеге җитәкчесе Илдар Хәнипов катнашты.
“Гринпис” вәкилләре үләнгә ут төртү турында җәмәгатьчелек фикерен үзгәртү һәм бөтен ил дәрәҗәсендә кипкән үләннәрне ягуны тыю турындагы закон кертү максатыннан бөтенроссия кампаниясе башланды. Үләннәргә ут төртүне рәсми рәвештә тыю өчен мартның беренче атнасына кадәр 100 мең имза җыю зарури. Хәзер “Гринпис России” рәсми сайтында 30 мең тирәсе имза җыелган, шулай ук бу чарада “Возродим наш лес!” хәрәкәте вәкилләре дә актив катнаша.
Тема буенча фикер алышканда Россиядә үләннәрне ягуга тиешле игътибар бирелмәү проблемасы мисал буларак тәкъдим ителде. Бүген мондый чара Казаннан тыш Воронежда да уза.
Михаил Крейндлин сүзләренә караганда, Казан матбугат конференциясе үткәрү урыны булып очраклы сайланмаган. “Эш шунда ки, Татарстан янгынга каршы уңышлы көрәш алып бара, шул исәпкә үләнгә ут төртүне тыю да керә, - дип билгеләп үтте ул. Үләнгә ут төртү проблемасын ахыргача хәл итүгә ирешеп булмаса да, Татарстан тәҗрибәсе башка төбәкләрдә янгынга каршы көрәштә файдалану мөмкин”. Ул 2010 елның җәендә башка төбәкләрдән аермалы буларак, республика янгын катастрофасыннан читтә калды.
М.Крейндлин игътибарны “хәзер янгыннарның хисабы алып барылмый, шулай ук аларга каршы көрәш өчен җаваплы махсус хезмәтләр дә юклыгына юнәлтте. Быел кар аз яву сәбәпле, бу тема Россия өчен актуаль булачак.
Аннары теманы Илдар Хәнипов дәвам итте. “Күп очракта кипкән үләнгә ут төртү вәзгыяте республикада ягынга каршы катгый режим кертүдән тора, - дип искәртте ул. – ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2013 елның 25 апреленнән алып 15 майга кадәр Татарстанда аеруча катгый режим кертелә”.
«Татар-информ», Рүфинә Мөбәракшина