ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

1-20 июльдә Татарстанның Казан каласында, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан районнарында янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелә.

Риваять буенча төзелеш конструкциясенең ишелүе нәтиҗәсендә электр чыбыгында кыска ялганыш булган һәм янгын чыккан.


20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез. Тирәнлеге  күпме, төбе нинди булуы билгесез сулыкларда да коенмавың хәерлерәк.

Ялгыз гына коенмагыз, эчкә үк йөзеп кермәгез – хәлегез бетүе ихтимал.

Коену өчен махсус билгеләнгән урыннардагы  чикләгеч  билгеләрне  узып чыкмагыз.


17
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә Татарстан сулыкларында  2 кеше батып үлде,  1997 елгы яшүсмер һәм 1989 елгы хатын - кыз.  Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана.  Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башлаганнар бирле 13 кеше батып үлде. Шуларның 8се ир кеше, 3 хатын – кыз һәм 2 бала.   


14
июнь, 2013 ел
җомга

12 июньдә Урта Кәшер авылында яшәүче Гыйләҗев Рифнең  сараен яшен сугып, янгын чыга. Урынга, хәбәр  алып 4 минут узуга, Иске Кәшердән ирекле янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Ул вакытта ут мунчага да үрләгән була. Ирекле янгын сүндерүчеләр һәм 131 нче янгын  часте хезмәткәрләре ачык  утны  10 минутта сүндерәләр, өйгә, күршеләргә күчүенә ирек бирмиләр.


13
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Хәзер кеше күп вакытын табигатьтә, су буенда уздырырга тырыша. Әйе, җәй – кояшта кызына, суда коена торган чор. Тик, кызганычка, кешеләрнең барысы да суда һәм су буенда үз – үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та санга сукмый. Моның нәтиҗәсе исә еш кына аяныч төгәлләнә.  Россия  сулыкларында ел саен 10 меңләп кеше батып үлә. Шунысы бигрәк үкенечле, аларның күп булса, берничә йөзе генә үзләренә бәйле булмаган шартларда бата, ә калганнары исә үз ахмаклыгы аркасында әрәм була. Узган тәүлектә Татарстанда 2 кеше батып үлде,  1998 елгы яшүсмер һәм 1995 яшь егет.  Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана.  Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башлаганнар бирле 9 кеше батып үлде. Шуларның 7се ир кеше, 1хатын – кыз һәм 1 бала.   


10
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Коену сезоны ачылды гына, ә инде   район сулыкларында өч кеше батып үлде. Шушы ял көннәрендә Алексеевск районының Балахчино авылы тирәсендә Кама елгасында 1935 елгы ир – ат батып үлде. Аның үле гәүдәсен 3нче зональ эзләү коткару отрядының коткаручылары чыгарды һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырды. Шундый ук фаҗига Тукай һәм Ютазы районнарында булды. Тукай районында 1984 елгы ир – ат, ә Ютазы районында 1972 елгы ир кеше батып үлде. Хәзерге вакытта фаҗигаләрнең сәбәпләре ачыклана.      


7
июнь, 2013 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. 10  тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән.  Януларның төп сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итү сәбәпле – 1 янгын,  кыска ялганыш аркасында – 7 янгын, тиз янып китүче сыекчаны файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында – 1 янгын. балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын.


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген 8.25 сәгатьтә Алексеевск муниципаль районының бердәм дежур – диспетчер хезмәтенә янгын турында хәбәр килә.  Ут Алексеевск районының,  Биләр торак пунктның,   Красноборская урамында  шәхси йортта чыга. Беренче янгын расчетлары килгәч, йорт ялкын эчендә була. Әлеге йорт беркатлы, кирпечле, мәйданы 7х7.


4
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Универсиада авылында янгын-тактик өйрәнүләр узды. Чарада Универсиада авылы администрациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданлык саклыгы идарәсе, федераль янгынга каршы 10 нчы янгын сүндерү бүлекчәнең янгын сүндерүчеләре, 7нче янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылар катнашты. Сценарий буенча ут күпкатлы йортның алтынчы катында чыга. 4 кеше зарар күрә. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өч кешене янгын баскычы буенча коткаралар, тагын бер кешене “косынка” дип йөртелә торган чара белән коткаралар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International