ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2013 ел
җомга

Быел яңгырлар явып безне артык куандыра алмады. Кая карама корылык, янгын, бәла-каза  чыгу куркынычы бар. Шул сәбәпле 1 июльдән  20 июльгә кадәр район территориясендә  янгынга каршы аерым режим кертелде.


4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Мамадыш муниципаль районының Катмыш торак пункт тирәсендә буада ике кеше батып үлде.  

3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Универсиада алдыннан кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Идел һәм Казансу акваторияләрендә патрульдә тора. Алар пляжларда казанлылар белән суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып бара.


2
июль, 2013 ел
сишәмбе

Бер көн эчендә республикада 8 кеше батып үлгән. Шуларның 7се ир кеше һәм 1 хатын – кыз. Күңелсез хәлләр Питрәч, Биектау, Норлат, Баулы, Яшел Үзән, Чаллы районнарында һәм Казанда килеп чыккан. Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана.  


1
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 105 тапкыр ярдәмгә чыккан. 20  тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Януларның төп сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итү сәбәпле – 2 янгын,  пичнең  артык кызуы аркасында - 1 янгын, кыска ялганыш аркасында – 2 янгын, электр җиһазларын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында – 1 янгын. ут төртүдән – 1 янгын.


27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

27 июнь көнне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кризис хәлләр идарә үзәгенә ТР гидрометериология һәм әйләнә - тирә мохитне  күзәтү идарәсенән һава торышы начараюы турында хәбәр килде: “Бүген якындагы 1-3 сәгатьтә, көн ахырына кадәр һәм кич ТР буенча урыны белән һәм Казанда көчле яңгыр явуы, 20-24 м/с кадәр җил белән яшен булуы, кайбер районнарда боз явуы көтелә”.


26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Универсиада объектларында янгын куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен  башкалага Яр Чаллыдан алты янгын машина килде.  Колонна Казанга фаҗигасыз  килеп  җитте, аларны МЧС “ГАЗеле” һәм ике җиңел машина   озата килде.  Машиналар белән бергә дәүләт янгын күзәтүчелеге инспекторлары да килде, барлыгы 10 кеше. Алар шулай ук Универсиада объектларында янгын куркынычсызлыкны тәэмин итәчәкләр.

Башкарма комитет җитәкчесенең урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турындагы карары чыкты. Кызу һава саклану сәбәпле, урманнарда янгын чыгу куркынычы артты.


25
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә Татарстан сулыкларында ике ир-ат батып үлде. Питрәч районының Мишә елгасыннан коткаручылар 1982 елгы ир-атның үле гәүдәсен чыгардылар. Шул ук көнне коткаручылар Чирмешән районының Чирмешән елгасыда1982 елгы ир-ат мәетен табалар. Батып үлүчеләрнең гәүдәләре хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылды. Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәпләре ачыклана . Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башлаганнар бирле 27 кеше батып үлде. Шуларның 21 ир кеше, 3 хатын – кыз һәм 3 бала.  

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. 6  тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән.  Януларның төп сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итү сәбәпле – 1 янгын,   кыска ялганыш аркасында – 2 янгын, электр җиһазларын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында – 1 янгын, яшен аркасында  - 1 янгын,  4 очракның сәбәпләре ачыклана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International