Универсиадага бәйле рәвештә, Татарстан үзәгендә янгынга каршы махсус режим кертелә

2013 елның 24 июне, дүшәмбе

1-20 июльдә Татарстанның Казан каласында, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан районнарында янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелә.

Әлеге махсус режим, ТР Министрлар Кабинетының быел 24 июньдә кабул ителгән 1114 нче күрсәтмәсе нигезендә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага кунаклар килгән вакытта янгыннарга бәйле вазгыятьнең тотрыксызлануына юл куймас өчен шулай эшләнә.

Шуңа бәйле рәвештә, ягъни янгынга каршы махсус режим вакытында РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20 нче маддәсенең 2 нче өлешендә каралган янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозганнарга штраф суммасы ярты миллион сумга кадәр арттырылган. Аерым алганда, гражданнарга 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгәчә, юридик затларга исә 400 меңнән 500 мең сумга тиклем штраф түлисе. Андый режимнан тыш штрафлар түбәндәгечә: гражданнарга – 1 меңнән 1,5 мең сумгача, вазифаи затларга – 6 меңнән 15 меңгәчә, юридик затларга – 150 меңнән 200 мең сумга кадәр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп, чүп-чарны, коры чыбык-чабык, былтыргы үлән һәм яфракларны җыеп алырга, аеруча агачтан эшләнгән корылмалар тирәсен андый коры-сарыдан арындырырга кирәк, дип белдерә. Бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен, чүп-чарны чүп контейнерларына салырга яки, ахыр чиктә, тимер мичкәләргә салып яндырырга, ә утны саклап торырга киңәш итә.

“Татар-информ” мәгълумат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International