Коену сезоны ачылды гына, ә инде район сулыкларында өч кеше батып үлде. Шушы ял көннәрендә Алексеевск районының Балахчино авылы тирәсендә Кама елгасында 1935 елгы ир – ат батып үлде. Аның үле гәүдәсен 3нче зональ эзләү коткару отрядының коткаручылары чыгарды һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырды. Шундый ук фаҗига Тукай һәм Ютазы районнарында булды. Тукай районында 1984 елгы ир – ат, ә Ютазы районында 1972 елгы ир кеше батып үлде. Хәзерге вакытта фаҗигаләрнең сәбәпләре ачыклана.