Универсиада авылында өйрәнүләр узды

2013 елның 4 июне, сишәмбе

Бүген Универсиада авылында янгын-тактик өйрәнүләр узды. Чарада Универсиада авылы администрациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданлык саклыгы идарәсе, федераль янгынга каршы 10 нчы янгын сүндерү бүлекчәнең янгын сүндерүчеләре, 7нче янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылар катнашты. Сценарий буенча ут күпкатлы йортның алтынчы катында чыга. 4 кеше зарар күрә. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өч кешене янгын баскычы буенча коткаралар, тагын бер кешене “косынка” дип йөртелә торган чара белән коткаралар.  

“Ут шартлы гына булса да, универсиада авылының хезмәт күрсәтүче персонал һәрвакыт әзер булырга тиеш. Дөрес итеп янгын сүндерү сагына хәбәр итергә, кешеләрне эвакуацияләргә һ.б. «Универсиада авылы» администрациясе һәм коткаручылар мондый чараларны еш үткәрә. Алар гадәттән тыш хәлләр булган очракта югалып калмаска ярдәм итә.”,- дип әйтте  Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданлык саклыгы идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International