Риваять буенча төзелеш конструкциясенең ишелүе нәтиҗәсендә электр чыбыгында кыска ялганыш булган һәм янгын чыккан
Шимбә көнне Казанда “Универсиаданың 4 көне” өйрәнүләренең финал көне узды. Универсиада өйрәнүләре кысаларында Kazan-Arena стадионында гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта эш итү схемасы сыналды, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.
Kazan-Arena футбол стадионында идарә органнары һәм ТР гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү һәм бетерү территориаль системасы көчләре белән ведомствоара комплекслы өйрәнүләр узды. Өйрәнүләр ТР Премьер-министры урынбасары Әскать Сәфәров җитәкчелегендә узды. Риваять буенча төзелеш конструкциясенең ишелүе нәтиҗәсендә электр чыбыкларында кыска ялганыш булган һәм янгын чыккан. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре сак хезмәткәрләре һәм стадионның кизү персоналы белән бергә тамашачыларны, спортчыларны һәм артистларны эвакуацияләделәр.
Зыян күрүчеләрне эзләү өчен кинологлар килде. Этләр һәм гидравлик корал ярдәмендә җимерелгән бина астында зыян күрүчене табып ашыгыч ярдәм табибларына тапшырдылар.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан стадион уратып алынды, анда хокук тәртибен тәэмин итү өчен өстәмә состав бүлеп бирелде. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы эше сыналды. Радиация һәм химик мониторинг мобиль комплексы белән Kazan-Arena территориясендә сөрем газы һәм һавада аның концентрациясе ачыкланды.
Стадионнан кешеләрне эвакуацияләгәндә Ми-8 вертолеты да катнашты. Универсиада үткәрү чорында гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очрак өчен Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының 2 Ми-8 вертолетыннан, BK 117 вертолетыннан, Бе-200ЧС самолетыннан торган авиация төркеме оештырылган.
“Бүген гадәттән тыш хәлләр хакында кисәтү һәм эвакуацияләү буенча территориаль системаны әзерләүнең соңгы фазасы үткәрелде. Бу берничә ел уеннарга әзерлек нәтиҗәсе. Өйрәнүләрдә ТР ның барлык структуралары, министрлыклары һәм ведомстволары катнашты. Барлык структаураларның ышанычлы эш итүләрен билгеләп үтәсе килә. Бүген күзәтелгән җитешсезлекләр бетереләчәк, шәхси составны әзерләү өчен вакыт бар әле. Иң катлаулы бурыч – эвакуация, ул регламент буенча 8 минутта узарга тиеш”, - диде Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе эчке хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин.
“Татар-информ” мәгълумат агентлыгы